1988 елгы казанлы безнең район кешесе исеменә бирелгән ялган паспорт белән йөргән һәм аны үзе теләгәнчә кулланган.
Тоткарланганчы мошенник питрәчле исеменә ике микрозайм рәсмиләштереп, 144 мең сумга моторлы көймә сатып алырга өлгергән. Ә тегесе бу хәл турында хәтта белмәгән дә.
– Мондый паспортларны төрле телеграм-каналларда җиңел генә алып була. Интернет-мәйданчыкларда теркәлү өчен паспорт мәгълүматларын кертүчеләрнең мәгълүматларын урлый алалар. Аннары ялган паспортлар ясыйлар, кирәкле фотосурәтләрне ябыштыралар һәм кредитлар рәсмиләштерәләр, – дип сөйли Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча тикшерү бүлеге башлыгы Азат Хәбибрахманов.
Ялган паспортны тартып алганнар, ә шикләнелүчене читкә чыкмау турында подписка белән җибәргәннәр. Тикшерү бара. Җинаятьнең авырлыгына карап, аңа штраф, мәҗбүри эш яки биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Бу очракта зыян күрүче – кредит рәсмиләштергән банк. Мәгълүматлары урланган кеше зыян күрмәгән. Бу эштә ул шаһит буларак катнаша.
Азат Хәбибрахманов сүзләренчә, мондый җинаятьләр сирәк күренеш түгел. Бер көннән соң аларга мошенникларның һәм каракларның корбаннары мөрәҗәгать итә. Бу елның ике аенда 11 җинаять эше ачылган.