Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчле Иван: “Без җиңәчәкбез һәм барысы да яхшы булачак”

Укучыларыбызны хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбыз белән таныштыруны дәвам итәбез. Аларның берсе Иван, хәзер аның позывное “Седой”.

Иван Казанда туган, соңгы елларда безнең районда яшәгән, шуңа күрә повестканы монда алган.

– Мин армиядә хезмәт иттем, белгечлегем белән туры киләм, шуңа күрә мине чакырачакларын белдем, – диде ул. Хәзер Иван планлаштырылмаган ялда, яраланган. Ул аз сүзле, булган хәл турында бик сөйләргә теләмәде. – Позициядә идем, дрон очып килде, – дип җавап бирде. – Без көчебездән килгәнчә көрәшәбез. Барысы да яхшы булыр, – диде һәм безнең сөйләшүне тәмамларга ашыкты.

Җәйнең берничә атнасын сугышчы гаиләсе – хатыны Анастасия һәм кечкенә улы Илюша белән үткәрәчәк, улы әтисе киткәннән соң туган.

– Әлбәттә, авыр, ләкин без барысын да аңлыйбыз – диде Настя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса