Хокук бозучы үз гаебен таныды.
Җәмәгать суды Питрәч районында яшәүчегә карата административ хокук бозу турындагы эшне карады. Суд билгеләгәнчә, 2026 елның 23 маенда «Казан-Шәмәрдән – Заречье» автоюлында ир-ат кулларын селтәгән, полиция хезмәткәренең киеменә ябышкан һәм кисәтүләргә җавап бирмәгән. Шул рәвешле ул полицея хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмавын күрсәткән.
Суд утырышында хокук бозучы үз гаебен таныды.
Суд аны РФ КоАП 19.3 маддәсенең 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип тапты һәм 2000 сум күләмендә штраф билгеләде.