Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчле Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сүндерүчесе булды

Богородск авыл җирлегенең ирекле янгын дружинасы җитәкчесе Александр Кочетов смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сүндерүчесе» исемен алды.

Александр Казанда «Адмирал», «Порт» сәүдә үзәкләрендә, котельный цехында, Уфа ТЭЦ2дә булган янгыннарны сүндерүдә катнашты.

Ирекле янгын сүндерү дружинасы белән ул 2021 елдан бирле идарә итә. Бу вакыт эчендә команда 62 тапкыр янгын турында хәбәрләргә җавап кайтара һәм һәлакәттән коткаруга чыга, 12 профилактик чараларда катнаша, 11 тапкыр массакүләм чаралар үткәргәндә куркынычсызлык тәэмин итә.

Кешеләрне коткару һәм формирование белән җитәкчелек итү өлкәсендәге һөнәри тәҗрибәм булу сәбәпле, мин үз җирлегемне дә читтә калдыра алмадым. Махсус янгын-коткару формированиеләре булмау аркасында Богородск җирлеге территориясендә шәхси составы, янгын-техник коралы һәм автомобиль техникасы булган шундый структура булдыру турында карар кабул ителде, - дип сөйләде Александр.

Ирекле янгын сүндерүче – янгынны сүндерә, авария-коткару эшләрен үткәрә, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтә белүче кеше.

Шунысы игътибарга лаек, ирекле янгын сүндерү дружинасында аның хатыны Алсу Кочетова да бар. Гаилә өч бала тәрбияли. Ирле-хатынлы балаларының да алар эзеннән барырга теләүләрен билгеләп үтә.

Александр Кочетов быел шулай ук "Батырлык өчен" медале белән дә бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса