Питрәчле үз әнисен үтерүдә гаепләнеп кулга алынган
Җәмгыять

Питрәчле үз әнисен үтерүдә гаепләнеп кулга алынган

Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Питрәч районы суды хатын-кызны үтерү гаепләнүчене ике айга кулга алды.

Фаҗига узган якшәмбедә булды. 27 яшьлек егет 57 яшьлек әнисенә берничә тапкыр пычак белән кадаган. Кызганыч, алган җәрәхәтләрдән хатын-кыз вафат була.

Соңрак ир-атны тоткарлыйлар. Соңыннан ачыкланганча, ул психоневрология диспансерында исәптә торган.

Гаепләнүче 2024 елның 25 апреленә кадәр сак астына алынган.