Питрәчлеләр 9-10 апрельдә электрониканы утильләштерүгә тапшыра ала
Татарстанда программа 2022 елдан бирле гамәлгә ашырыла
9 һәм 10 апрельдә Питрәч районында «Утильләштерү мәктәбе: электроника» экологик программасы кысаларында чираттагы чара узачак. Программа Татарстанда 2022 елдан «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла.
Катнашу өчен программаның рәсми сайтында «Катнашучыны теркәү» формасын тутырып гариза калдырырга кирәк. Утильләштерүгә компьютер һәм офис техникасы, көнкүреш техникасы (кер юу машиналары һәм суыткычлар да керә), электроинструмент, фәнни һәм медицина техникасы, телефоннар һәм шәхси гаджетлар, электрон уенчыклар, шулай ук картриджлар (тапшырыла торган техниканың гомуми күләменең 10%тан артыграк булмаска тиеш) кабул ителә.
Шуны истә тотарга кирәк: җәйге чорда техника дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан һәм бюджет учреждениеләреннән генә чыгарыла. Мәгариф учреждениеләреннән техниканы бары тик уку елы чорында гына чыгаралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia