Питрәчлеләр Лаешта ТР прокурорына мөрәҗәгать итә ала
Җәмгыять

Питрәчлеләр Лаешта ТР прокурорына мөрәҗәгать итә ала

Алдан язылу зарур

Фото: vk.com/tatarstanproc116

Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов 14 июльдә гражданнарны күчмә кабул итәчәк. Чара Лаеш районы прокуратурасы бинасында узачак. Адрес: Лаеш шәһәре, Лебедева урамы, 53 йорт. 

Кабул итү сәгать 10нан 12гә кадәр дәвам итәчәк. Лаеш, Алексеевск, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары халкы чакырыла. 

Алдан язылу өчен телефоннар: 8 (84368) 25-8-40, 8 (84368) 26-2-44, 8 (84378) 25-3-09 (өстәмә 0007).