Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр үзләренең җир кишәрлеген махсус сервиста мөстәкыйль рәвештә тикшерә ала

Моның өчен кишәрлекнең адресын яки кадастр номерын кертергә, шулай ук берничә сорауга җавап бирергә кирәк.

Татарстанда яшәүчеләр Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) ТР буенча идарәсе үз сайтында ачкан махсус сервиста үзләренең җир кишәрлеген тикшерә ала.

«Яңа сервис – җир кишәрлекләре хуҗалары һәм җирдән файдаланучылар өчен үз участогыңны җир законнарының үтәлеше буенча мөстәкыйль рәвештә бәяләүдә өстәмә мөмкинлек. Закон бозулар ачыкланган очракта безнең җир инспекторлары тикшерү белән сезгә кайчан киләчәген көтеп утырмаска, ә аны бетерү өчен тиешле чаралар күрергә киңәш итәбез. Сораулар туса, безнең ведомствога консультация сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин», - диде Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Линар Гатин.

Җир законнарына кагылышлы мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен мөстәкыйль рәвештә бәяләү сервисы җир кишәрлекләре хуҗалары һәм җирдән файдаланучылар өчен билгеләнгән. Аннан Росреестрның рәсми сайтындагы шәхси кабинетта авторизация узучылар да, авторизация узмаучылар да файдалана ала.

Үзеңне тикшерү өчен кишәрлекнең адресын яки кадастр номерын кертергә, шулай ук берничә сорауга җавап бирергә кирәк. Әйтик, җир кишәрлеге файдаланыламы, ул торак яки башка корылмалар төзү өчен билгеләнгәнме, анда бина яки корылмалар бармы һ.б.

«Нәтиҗә һәм киңәшләр алу» этабында сервис аннан файдаланучыга закон бозулар булу ихтималы яки булмавы хакында мәгълүмат бирә, шулай ук элегрәк бирелгән җавапларга бәйле рәвештә киңәшләр дә тәкъдим итәргә мөмкин, дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Үзеңне тикшерү сервисы Росреестрның ТР буенча идарәсе рәсми сайтында «Эшчәнлек – Дәүләт күзәтчелеге – Дәүләт җир күзәтчелеге» бүлегендә «Мәҗбүри таләпләр үтәлешен мөстәкыйль рәвештә бәяләү» бүлекчәсендә, шулай ук Росреестрның шәхси кабинетындагы «Минем объектлар» бүлегендә урнаштырылган. Югарыда аталган бүлекчәдә сервистан файдалану буенча методик киңәшләр дә урын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса