Һәркемнең үз өлешен кертү мөмкинлеге бар
.jpg)
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Питрәч районында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ярдәм җыю игълан ителде.
Якташларыбызга кирәкле әйберләр: азык-төлек, гигиена чаралары, җылы киемнәр, юрган, урын-җир әйберләре, медикаментлар, кораллар, төзелеш әйберләре һәм башкалар.
Кабул итү пункты: Питрәч авылы, Почтовая урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан балалар иҗат йорты.
Тапшыру вакыты декабрь аена планлаштырылган.