Үзегезгә бернинди куркыныч янамавына инаныгыз
Кар актив эрү һәм боз сөңгеләре барлыкка килү халык өчен җитди куркыныч тудыра. Бу хәл быел кыш Татарстанда рекордлы күләмдә явым-төшем булуы белән дә катлаулана – кар гадәти нормадан өч тапкыр диярлек күбрәк яуган. Бу хакта Питрәч районының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Илнур Мингалиев хәбәр итте һәм куркынычсызлык буенча киңәшләр бирде.
- Игътибарлы булыгыз һәм зур корылмалар яныннан читтәрәк йөрегез, алар яныннан сак кына узыгыз. Бинага кергәнче – кибетме ул, әллә үз подъездыңмы, һичшиксез, башта өскә күтәрелеп карагыз. Үзегезгә бернинди куркыныч янамавына инаныгыз, шуннан соң гына юлыгызны дәвам итегез.
- Ишек өстендәге саклагыч козыреклар ышанычсыз булырга мөмкин, кар аларны җимерергә мөмкин. Зур реклама щитлары янында басып тормагыз – көчле җил вакытында конструкция анда җыелган кар белән бергә җимерелергә мөмкин.
- Күпкатлы йортлар янында парковка ясау хәзер бик куркыныч. Түбәдә бик калын кар катламы җыелырга һәм ул кинәт шуып төшәргә мөмкин. Шуны аңлау мөһим: кар бик тиз шуып төшә һәм бинадан өч-биш метр ераклыкка кадәр җитәргә мөмкин.
- Түбәләрдәге кар катламының биеклеге уртача метр ярым. Шәхси йорт хуҗаларына түбәләрне чистартырга, ябышкан кардан һәм боздан арындырырга кирәк. Күпкатлы йортларга килгәндә, түбәдән карларны төшерү – идарәче компаниянең бурычы. Мондый эшләр вакыт таләп итә, түбәләрдән бөтен карны берьюлы төшереп бетереп булмый. Шуңа күрә биредә яшәүчеләргә игътибарлырак булырга кирәк.