Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләргә яңа җитәкчеләрне тәкъдим итәбез

Җаваплы вазифаларга билгеләнделәр

Питрәч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе итеп Нияз Бикчәнтәев билгеләнде.

Нияз Илсур улы 1997 елның 10 ноябрендә Шәле авылында туа. 2020 елда Казан дәүләт аграр университетының икътисад факультетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген «Ак барс» кошчылык комплексы»нда башлый, анда ул яшь белгеч бухгалтер булып эшли. Яңа вазифага 20 ноябрьдә күчә.

Өйләнмәгән, Шәле авылында яши.


Питрәч районы административ-техник инспекциясе җитәкчесе урынын Рушан Таһирович Силин алды.

Рушан Таһир улы Буа районы Бик-Үти авылында туа. 

2000 елда Питрәчнең икенче мәктәбен тәмамлый. 2005 елда Казанда Икътисад, идарә һәм хокук институтының юридик факультетында югары белем ала. 2005 елдан 2023 елга кадәр Питрәч районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгында эшли. 

Өйләнгән, өч ул атасы. Гаиләсе белән Питрәч авылында яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса