Питрәчлеләргә республика ведомстволарыннан бүләкләр тапшырдылар
Өч белгеч Рәхмәт хатлары алды.
Питрәч районында өч белгечкә республика ведомстволарыннан лаеклы бүләкләр тапшырылды.

«Күп функцияле үзәк» ДБУнең Питрәч филиалы баш белгече Валентина Шабалкина дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын үстерүгә керткән зур өлеше өчен ТР Цифрлы үсеш министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗановка урман хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәле һәм актив хезмәттәшлек өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Район Советының бухгалтерлык исәбе һәм хисап бүлеге әйдәп баручы белгече Рузалия Батыршина күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм юбилей датасы уңаеннан Республика профсоюз комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia