Питрәчлеләрне «Бездә бердәмлек – илдә көч» рәсем конкурсында катнашырга чакыралар
Җәмгыять

Питрәчлеләрне «Бездә бердәмлек – илдә көч» рәсем конкурсында катнашырга чакыралар

Эшләр 30 июньгә кадәр кабул ителә.

Питрәч районында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган рәсем конкурсы старт ала. Аның девизы – «Бездә бердәмлек – илдә көч!». 

Эшләр 30 июньгә кадәр кабул ителә. Өч яшь категориясе катнаша ала: 10 яшьтән 15 яшькә кадәр, 16 яшьтән 19 яшькә кадәр һәм 20 яшьтән 35 яшькә кадәр. Иҗат өчен темалар: Россия халыклары дуслыгы, милләтара татулык, илнең мәдәни күптөрлелеге, милли традицияләр һәм гореф-гадәтләр, шулай ук бердәмлек, тынычлык һәм үзара хөрмәт. 

Рәсемнәр теләсә нинди сәнгать техникасында кабул ителә. Бер катнашучыдан бер эш. molcentr2009@yandex.ru электрон почтасына JPG, JPEG, PNG форматындагы сыйфатлы фотосурәтләр яки сканнар җибәрергә кирәк.

Конкурска йомгак 4 июльдә Питрәч авылының «Балалар шәһәрчеге»ндә Яшьләр көнендә ясалачак. Җиңүчеләрне һәр яшь категориясендә беренче, икенче һәм өченче урыннар өчен бүләкләячәкләр. Оештыручылар катнашучыларга уңышлы эшләр телиләр.