Питрәчлеләрне фидакарь хезмәтләре өчен бүләкләделәр
Җәмгыять

Питрәчлеләрне фидакарь хезмәтләре өчен бүләкләделәр

Аларга мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды

Питрәч районында хезмәттәге, мәгарифтәге, финанс, статистика һәм җирле үзидарә өлкәсендәге казанышлары өчен бүләкләнүчеләр исемлеген игълан иттеләр. Алар ведомство, республика һәм район бүләкләренә лаек булды.

РФ Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» ведомство аерымлык билгесе белән өч кеше бүләкләнде. Болар – Питрәчнең «Каенкай» балалар бакчасы мөдире Наталья Матросова, район мәгариф бүлегенең үзәкләштерелгән бухгалтериясе башлыгы Татьяна Иванова һәм Ленино-Кокушкино мәктәбенең химия укытучысы Анна Зарипова

Республика финанс системасында озак еллар хезмәте өчен район финанс-бюджет палатасының керемнәр бүлеге баш белгече Ольга Журакова Татарстан Финанс министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. «ТРда профсоюздагы казанышлары өчен» Мактау билгесен беренчел профсоюз оешмасы рәисе һәм «Шатлык» социаль приютының баш бухгалтеры Ольга Гринина алды. 

Район башлыгының Мактау грамоталары белән берничә кеше бүләкләнде. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан – юл-ремонт идарәсенең әйдәп баручы белгече Раилә Харламова. Статистика өлкәсен үстерүгә керткән өлеше өчен Казан Дәүләт статистика Питрәч бүлегенең баш белгеч-эксперты Рифхәт Газизуллин. Җирле үзидарә органнарында актив эшләгәннәре һәм районның социаль-икътисадый үсешенә өлеш керткәннәре өчен –
Колай һәм Богородский авыл җирлекләре башлыклары Наталья Поповская һәм Дмитрий Булыгин, Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Любовь Григорьева, Күн һәм Питрәч авыл җирлекләре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Зифа Баһауова һәм Альбина Габдуллина, шулай ук Питрәч авыл җирлеге башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Ольга Кириллова. 

Район башлыгының Рәхмәт хатлары белән Татар Тау Иле җирлеге башлыгы Илнур Габдрахманов (үзидарә органнарында нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен һәм туган көне уңаеннан), шулай ук Питрәч районы буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторлары Алсу Ананьева, Лиана Стрелкова һәм Елена Фәтхуллина (намуслы хезмәтләре өчен һәм халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенә 35 ел тулу уңаеннан) бүләкләнделәр.