Питрәчлеләр “Геройлар янәшә” әдәби конкурсында катнаша ала
Гаризалар кабул итү игълан ителде
“Геройлар янәшә” патриотик юнәлештәге икенче ачык әдәби конкурска эшләр кабул ителә. Узган ел безнең редакция хезмәткәрләре Люция Сираҗиева һәм Валерий Мирошников җиңүчеләрнең берсе булдылар һәм акчалата бүләкләр алдылар. Әмма анда язучылар һәм журналистлар гына түгел, безнең кадерле укучыларыбыз, сез дә катнаша аласыз.
Конкурста катнашу өчен махсус хәрби операция бурычларын үтәү барышында Татарстан кешеләренең фидакарьлеген, батырлыгын, каһарманлыгын, патриотизмын чагылдырган 2022 елдан бирле язылган (моңа кадәр әлеге яки башка конкурсларда игълан ителмәгән) әдәби әсәрләр кабул ителә.
Эшләр 2026 елның 1 августына кадәр рус һәм татар телләрендә түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә: “Повесть”, “Хикәя”, “Поэма яки шигырьләр циклы”, “Очерк”. Рус һәм татар телләрендә яңа “Роман” номинациясе булдырылды. “Роман” номинациясе буенча эшләр 2026 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.
Гаризаларны konkurs@tatkniga.ru электрон почтасы адресына “Геройлар янәшә” – “Герои рядом” патриотик юнәлештәге ачык әдәби конкурс” билгесе белән җибәрергә кирәк. Конкурста җиңүчеләр социаль әһәмиятле әдәбият исемлеге кысаларында бастырылачак. 2026 елда конкурсның гомуми приз фонды 6 640 000 сум тәшкил итә. Мәсәлән, “Роман” номинациясендә беренче урынны алган кеше ярты миллион сум премия алачак, “Повесть” номинациясендә – 300 000 сум, “Хикәя” номинациясендә – 100 000 сумнан артык.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 519-45-39. Конкурс турындагы нигезләмәне һәм катнашучы анкетасын ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының рәсми сайтында карап була. Конкурста җиңүчеләр 2026 елның 9 декабрендә бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк. Конкурсны оештыручы – “Татмедиа” АҖ һәм “Татарстан китап нәшрияты” белән берлектә “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы. 18+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia