Бигрәк тә ике мәйданчыкта ярдәм кирәк
Чәршәмбе, 6 майда, Питрәч авылында территорияләрне җыештыру эшләре узачак. Өмә 14 сәгатькә башлана.
Бу көнне барлык оешмалар һәм учреждениеләр, Җиңү көне алдыннан тәртип урнаштыру өчен, үзләренә беркетелгән участокларга чыгачак. Бигрәк тә чүп-чар күбрәк җыелган ике мәйданчыкта ярдәм кирәк.
Беренче участокка Осиновская, 65 лет Победф һәм Вишневая урамнары керә. Икенче участок Казанская урамы, 15е йортын янында урнашкан (Кооператорлар урамына борылыш).