Сезнең актив позициягез районны чистартырга ярдәм итәчәк.
Апрельдән майга кадәр безнең районда санитар-экологик ике айлык уза. Җәйгә кадәр ишегалларында һәм урамнарда, паркларда һәм урманнарда, сулыкларда һәм юл буйларында тәртип урнаштырырга, рөхсәтсез чүплекләрне бетерергә кирәк.
Җаваплы затларның үз бурычлары. Ә без, гади халык, нәрсә эшли алабыз соң? Үз өең һәм эшең янында чүп җыярга, өмәләр оештырырга була. Ялгызың гына чыгып эшләү бер хәл, ә инде әлеге эшкә гаиләгез яки хезмәттәшләрегез белән ярты сәгать кенә сарыф итсәгез дә, бу бөтенләй башка эш. Уртак эш процессны тизләтеп кенә калмый, кешеләрне дә берләштерә.
Авыл җирлекләре башлыкларына атна саен административ-техник инспекциягә хисап бирү йөкләнде. Вазыйфаи затлар санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклаячак һәм аларны чыгаруны оештырачак. Әгәр сез кайдадыр чүп-чар чыгаруларына шаһит булсагыз, яки законсыз чүплек тапсагыз – үзегезнең авыл советларына шалтыратыгыз.
Ике айлык кысаларында үсеп килүче буынга аерым игътибар биреләчәк. Мәсәлән, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә безнең районда “Чиста булачак” яшьләр экология хәрәкәте эшен дәвам итә. Хәрәкәтнең иң актив командасы Ленино-Кокушкино Яшьләр үзәге базасында эшли. Балалар ике айлыкка багышланган республика конкурсында катнашалар. Аларны төрле биремнәр көтә: командаларның видеовизиткалары, экологик дәресләр һәм, әлбәттә, өмәләр. Барлык биремнәр “Чиста булачак” республика хәрәкәтенең рәсми сайтында бастырыла.
– Конкурска теләсә кайсы учреждениедән – балалар бакчасыннан, мәктәптән, мәдәният йортыннан алты кешедән торган командалар кушыла ала. Балалар да, өлкәннәр дә. Һәр бирем өчен баллар исәпләнә. Иң күп очко җыйган кеше җиңәчәк. Ә төп бүләк – безнең авылыбызның чисталыгы, – дип сөйләде хәрәкәт кураторы Софья Агаджанян.
Быел ике айлык Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында уздырыла. Шуңа күрә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм герой-якташларга куелган һәйкәлләрне тәртипкә китерүгә аерым басым ясалачак.