Халыкка матбугат хезмәте мөрәҗәгать итте.
Питрәч районы администрациясе халыкка җир кишәрлекләренә якын территорияләрне төзекләндерү кирәклеге турында искә төшерә.
Авыл җирлекләрен төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, янәшәдәге территориянең тышкы чиге кишәрлек чикләреннән 15 метр тәшкил итә. Хуҗаларга 15 см биеклектәге үләнне чабарга, чүп-чарны җыярга һәм авария хәлендәге агачларны кисәргә киңәш ителә.
«Әйдәгез бергәләп урамнарыбызны һәм авылларыбызны, районыбызны матур, чиста тотыйк һәм төзекләндерик», — дип мөрәҗәгать иттеләр халыкка матбугат хезмәтендә.