Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләрне раслау кодын беркемгә дә әйтмәскә өндиләр

Мошенниклар эш итә торган схемаларның берсе турында язып үтәбез.

Декабрьнең ике атнасында районда интернет һәм кәрәзле элемтә чаралары аша мошенниклык фактлары буенча 10 җинаять эше кузгатылган. Гомумән алганда, зыян күрүчеләр 1 миллион 320 мең сум югалткан. Минималь матди зыян җиде мең сум, максималь 430 мең сум тәшкил итә.

Мошенниклар эш итә торган схемаларның берсе турында язып үтәбез. Питрәчлегә берәү дәүләт хезмәтләре порталы белгече булып шалтырата һәм аңа шәхси кабинетына үтеп керергә тырышулары турында әйтә, шулай ук мәгълүматны чит кеше үзләштерүгә юл куймас өчен, аның телефон номерына киләчәк раслау кодын үзенә хәбәр итәргә куша. Бу чынлыкта мошенник булып чыга һәм ул чит кешенең шәхси кабинетына керү мөмкинлеге алырга тырыша. Нәтиҗәдә,
ул үзенекен итә, ә чын хуҗа шәхси кабинетына керә алмый башлый. Мондый юл белән явыз ниятле кеше сезнең Дәүләт хезмәтендәге шәхси кабинетыгызга кереп сезнең исемгә микрозайм рәсмиләштерә, эшкә урнашуыгыз, керемнәрегез турында белешмәләргә заказ бирә һәм аннары сезнең исемгә кредит ала ала. Дәүләт хезмәтләре исеменнән хәбәр килгәндә, анда: “Раслау коды: (цифрлар). Беркемгә дә хәбәр итмәгез!” дип язылган була. Әгәр дә аны хәбәр итмәскә кушканнар икән, димәк моны чит кешеләргә әйтергә ярамый.

Азат Хәбибрахманов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча тикшерү бүлеге башлыгы:

– Мондый эшләрне тикшерү вакыты 2 ай. Мошенникларга урланган акча суммасына карап алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Әгәр элек хөкем ителмәгән булса, беренче тапкыр шартлы срок белән котылырга мөмкин.

Хәзерге вакытта бездә производствода мондый категориядәге 28 ачылмаган җинаять эше бар, икесе генә ачылган. Җинаятьчене табу авыр, әгәр ул табылса, аның милкенә арест салына. Ләкин гадәттә, аларның алырлык әйберләре булмый, шуңа күрә зыян күрүчеләргә акча еш кына кире кайтарылмый. Питрәчлеләрне бик сак булырга чакырабыз. Дәүләт хезмәтләре порталыннан яки онлайн банктан килгән раслау кодларын беркемгә дә хәбәр итәргә ярамый. Шәхси цифрлардан сез генә файдалана аласыз, шуны онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса