Бәйгедә зирәк һәм чибәр әниләр һәм кызлар катнашты

Без “Бәләкәч” балалар бакчасында әниләр катнашында “Нәүрүз гүзәле” бәйгесе үткәрдек. Аның максаты – яшь буынны милли үзаңга тарту, хәзерге дөньяда татар халкының бай мирасын саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру. Һәр катнашучы башкалар өчен үрнәк, милли мәдәниятнең лаеклы сакчысы булып тора.
2026 ел – Халыклар бердәмлеге елы. Шул уңайдан без кабат үз тамырларыбызга, уртак тарихыбызга, безне бердәм һәм бөек ил итә торган рухи кыйммәтләргә мөрәҗәгать итәбез. Илебездә төрле милләт вәкилләре яши. Безне барыбызны да уртак максат: Ватаныбызга мәхәббәт, аның якты киләчәгенә ышаныч, тынычлыкта һәм татулыкта яшәү омтылышы берләштерә.
Безнең 5 нче номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасына да төрле милләт балалары йөри. Быел без бергәләп милләтара татулыкны ныгыту, башка милләт халыкларының бай мәдәни мирасын саклау һәм үстерү өстендә эшлибез. Чөнки без бергәләп тагын да көчлерәк, чәчәк атучы һәм гадел ил төзи алабыз. Анда һәр кеше үзен зур һәм тату гаиләнең бер өлеше итеп хис итә, гаилә бәйләнешләрен ныгыта, балаларда үз мәдәниятенә һәм горефгадәтләренә мәхәббәт тәрбияли.
“Нәүрүз гүзәле” бәйгесендә әниләр кызлары белән үзләренең матурлыкларын, зирәклекләрен, сәләтләрен һәм милли гореф-гадәтләргә хөрмәтен күрсәттеләр. Бәйге барышында алар төрле сынауларны үттеләр: “Яз гөле” киемнәрендә дефиле, шигырьләр, җырлар, биюләр, һәм, әлбәттә, татар халкының милли ризыкларын тәкъдим иттеләр.
Жюри әгъзалары, һичшиксез, катлаулы сайлау алдында тордылар. Чөнки бик сәләтле, зирәк һәм чибәр әниләр һәм кызлар бәйгедә катнашты. “Нәүрүз гүзәле-2026” исеменә Алинә Мисалова лаек булды, ә башкалар һәр номинация буенча җиңүче дипломнары, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Шулай итеп, бу бәйге иң ягымлы, иң оста, иң уңган, иң тырыш һәм иң талантлы әниләрне ачыклау мөмкинлеге дә бирде.