Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчнең беренче мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды

Бу юлы шартлы янгын уку учреждениесенең ашханәсендә булды

Бүген Герой Иван Додосов исемендәге Питрәч беренче мәктәбендә янгын-тактик күнегүләр үткәрделәр.

Питрәч янгын-коткару гарнизоны башлыгы урынбасары Эльнар Әскәров сүзләренчә, янгын сүндерүчеләр ике минут эчендә килгән. Сигналдан алып янгынны сүндерүгә кадәр 15 минут вакыт үткән. Өйрәнүләрдә ике техника һәм 9 янгын сүндерүче катнашкан. 

Шулай ук язгы каникуллар алдыннан Питрәч районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге өлкән инспекторы, эчке хезмәт подполковнигы Роман Пушков балалар өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктаж үткәрде.

Бүген барлыгы 279 бала эвакуацияләнде. Алар башлангыч һәм бишенче сыйныф укучылары. 

- Без үзебез һәр чирек саен шундый күнегүләр үткәрәбез, ә масштаблысы елына бер тапкыр була, - дип сөйләде мәктәп директоры Нина Утяганова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса