Питрәчнең «Кайгырту» үзәге директоры республика конкурсында җиңде
Җәмгыять

Питрәчнең «Кайгырту» үзәге директоры республика конкурсында җиңде

Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә

Фото: vk.com

Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабында җиңүчеләр билгеләнде. Өйдә социаль хезмәт күрсәтүче оешмалар арасында «Тотрыклылык һәм сыйфат» махсус номинациясендә Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Эльвира Хәйруллина җиңүче дип танылды.

Конкурс гражданнарга югары сыйфатлы социаль ярдәм күрсәтүче иң яхшы белгечләрне һәм учреждениеләрне ачыклау һәм бүләкләү өчен үткәрелә.