Питрәчнең күп функцияле үзәге башлыгына ТР Рәисенең Рәхмәте тапшырылды
Җәмгыять

Питрәчнең күп функцияле үзәге башлыгына ТР Рәисенең Рәхмәте тапшырылды

Ул инде ун ел бу оешмада эшли.

Күп функцияле үзәкөнең Питрәч филиалы бүлеге башлыгы Резидә Миронова Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтенә лаек булды. Бүләк республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын үстерүгә зур өлеш керткән өчен тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы соңгы биш айдагы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә кысаларында узды.