Питрәчнең «Шатлык» приютында концерт-күңел ачу программасы үткәрелде
Җәмгыять

Питрәчнең «Шатлык» приютында концерт-күңел ачу программасы үткәрелде

Балаларга бүләкләр тапшырылды

Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Яшьләр үзәге тарафыннан «Балаларга шатлык» концерт-күңел ачу программасы оештырылды. Чараны Ленино-Кокушкино округы депутаты Екатерина Андронова белән берлектә узды.

Балалар өчен иҗади студияләр тәрбияләнүчеләреннән музыкаль номерлар, мавыктыргыч конкурслар, күңелле уеннар һәм кызыклы табышмаклар әзерләнде. Программа ахырында балаларга бүләкләр тапшырылды.