Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчнең «Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләр Казан зооботаника бакчасында булдылар

Һәр бала татлы бокс һәм уенчыклар алды

«Шатлык» приюты балалары Казанның «Замбези елгасы» зооботаника бакчасында булдылар. Аларга бу сәфәрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Руслан Йосыпов оештырды.

Экскурсия вакытында балалар Африканың экзотик фаунасы белән таныштылар һәм профессиональ экскурсоводтан бик күп кызыклы фактлар белделәр. Экскурсиядән соң балаларны зообакча кафесында төшке аш көтә иде. Әмма иң күңелле сюрприз бүләкләр булды: һәр тәрбияләнүчегә татлы бокс һәм уенчыклар бирелде, алар бик канәгать калды. 

– Балаларыбызга шатлык һәм онытылмаслык хисләр бүләк иткән өчен Руслан Рафаил улына зур рәхмәт, – приютта оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса