Алар өчен танып белү экскурсиясе узды

Җәйге каникуллар алдыннан «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлегендә булдылар.
Экскурсия барышында бүлек башлыгы урынбасары полиция подполковнигы Ю.А.Шатаев Россия Эчке эшләр министрлыгының уку йортларына керү кагыйдәләре турында сөйләде, полиция кораллануында торган махсус чараларны һәм коралларны күрсәтте. Балалар бронежилет һәм каска киеп карадылар. Тирда булдылар һәм ату кагыйдәләре белән таныштылар.
Балалар шулай ук бүлекнең музей бүлмәсе белән таныштылар, документларны, төрле еллар фотоларын карадылар. Бүлекнең ветераннар советы рәисе М.В.Карпова балаларны Бөек Ватан сугышы елларында Брест крепостен саклаучы якташыбыз П.М.Гавриловның батырлыгы турында әзерләнгән лекция материалы белән таныштырды.
Бүлек хезмәткәрләре шулай ук юлларда һәм сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү, шулай ук шәхси куркынычсызлык чаралары турында әңгәмә үткәрделәр. Экскурсия бик кызыклы һәм файдалы булды.