Питрәчтә гадәти булмаган арт-объект барлыкка килде
Җәмгыять

Питрәчтә гадәти булмаган арт-объект барлыкка килде

Ул «Питрәч-арена» боз сарае территориясендә урнашкан.

Питрәч район үзәгенә керү юлында төрле төстәге Олимпия боҗралары рәвешендә арт-объект барлыкка килде.

Боҗралар металлдан эшләнгән, аларның биеклеге бер метрдан артык.

Якын арада биредә яктырткыч куячаклар һәм лампа урнаштырачаклар, аның ярдәмендә арт-объект төсләрен алыштырып торачак.