Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә һәлак булган геройларның әниләренә ифтар оештырдылар

Кич җылы, күңелле атмосферада узды

 

Районның үзәк мәчетендә уллары СВОда һәлак булган хатын-кызлар өчен ифтар үткәрелде.

Имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт Абелханов искә төшергәнчә, Рамазан аенда дога кылу үзенә бертөрле көчкә ия була һәм күңелне тынычландырырга ярдәм итә. Кунаклар өчен Коръән яңгырады, әмма иң мөһиме тере аралашу булды.

Һәлак булган сугышчыларның әниләре һәм якыннары хатирәләр белән уртаклашты. Рушания Кәбирова Аллаһы Тәгаләдән юаныч тапканлыгын һәм улын төшендә бәхетле итеп күрүен әйтте. Офицер Динар Хаметовның әтисе Зәкәрия Хаметов шаһидләрне тәрбияләгән хатын-кызлар, әлбәттә, җәннәткә керәчәкләр, диде. Мөслимә Галиясфарованың улы Артур Шәмгунов фронтка мобилизация буенча китә, ул үзе генә улын тәрбияли. Аңа кайтып җитәргә бер генә атна калган була…

Кич җылы, күңелле атмосферада үтте. Аналар мул табын һәм сөйләшеп утыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса