Питрәчтә янгыннан зыян күргән мәчетне яңадан төзиячәкләр
Җәмгыять

Питрәчтә янгыннан зыян күргән мәчетне яңадан төзиячәкләр

Изге эш өмәдән башланды

Узган ял көннәрендә Бөтенроссия өмә көне узды. Күпчелек хезмәт коллективлары беркетелгән территорияләрне җомга көнне үк тәртипкә китерделәр. Ә шимбә көнне алты көнлек эш атнасы булганнар өмәгә чыкты. Шул ук көнне “Осиново” мәчете территориясендә дә эшләр оештырылды. Ләкин бу гадәти язгы өмә генә түгел иде.

Җыелганнар узган елның көзендә янгыннан соң авария хәлендә дип табылган һәм торгызылырга мөмкин булмаган бинаны сүттеләр. Халык өмәгә актив кушылды – яшьләрдән алып өлкән буын вәкилләренә кадәр. Нигездә, ир-атлар эшләде, чөнки мондагы эшләр физик көч таләп итте.

Бинаны нигезенә кадәр тулысынча сүтәләр, һәм мондый күләмле эшкә бер өмә генә җитмәячәк, күбрәк вакыт кирәк булачак. Ләкин битараф булмаганнар беренче көнне үк күп җыелды. Берәүләр кадак суырырга тотынды, икенчеләре агачларны кисте, өченчеләре тимер һәм такта ташыды. Килүгә һәркемгә куркынычсызлык техникасы буенча инструкция үткәрделәр һәм имзаларын куйганнан соң эшкә керттеләр.

– Халык өмәгә чакыруга актив җавап кайтарды, – дип билгеләп үтә район имам-мөхтәсибенең “Осиново” мәчетен торгызу буенча вәкаләтле вәкиле Гыйльман Шиһабетдинов. – Тракторыбызны алып килдек, чүп контейнеры куйдык. Шунысы сөендерә, ярдәмгә өлкән буын вәкилләре генә түгел, яшь егетләр дә килде.

Яшьләр арасында – 20 яшьлек икенче курс студенты, булачак агроном Булат Идрисов та бар.

– Ярдәм итәргә кирәклеге турында мин социаль челтәрләрдән белдем. Катнашырга бик теләп ризалаштым, – ди ул. – Олылар кушкан һәр эшкә алыначакмын.

Бинаны кулдан сүттеләр. Шимбә өмәсендә катнашучылардан үзләре белән мөмкин кадәр кадак суырткыч, лом яки электр пиласы алып килүләрен сораганнар. Рөстәм Хәмиев чүмечле трактор алып килде.

– Эшне тизләтү өчен ерак почмаклардан чүпчарны чыгарам, – дип аңлата ул.

Рөстәмнең бу урын белән балачактан җылы хатирәләре бәйле:

– Без кечкенәдән шушы мәчеткә йөрдек, анда безне гарәп теленә өйрәттеләр. Имам кыш көне безнең өчен ачык боз шугалагы ясады. Без барыбыз бергә аны су белән тутырдык. Мәчет бик кирәк, төзелештә кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез.

Яңа мәчет шул ук урында түгел, янәшәдә булачак. Бушаган мәйданда балалар мәйданчыгы булачак. Моннан тыш, планда – баскетбол мәйданчыгын җиһазлау, хәләл – кафе, мәдрәсә ачу. Монда шулай ук тәһарәт бүлмәсе һәм Корбан бәйрәме үткәрү өчен урын да каралган.

Төзелешне май ахырында ук башларга өметләнәләр. Эскиз проекты әзер диярлек. Эшләр мәхәллә кешеләренең иганә акчаларына һәм иганәчеләр ярдәмендә алып барылачак.

– Кайбер хәйриячеләр үзләрен күрсәтүләрен теләми. “Иң мөһиме, минем исемемне Аллаһ белә”, диләр, – ди Гыйльман Гыймранович. – Бер кеше безгә 44 поддон кирпеч алып килде. Икенчесе 100 мең сум акча күчерде. Рамазан аенда 800 мең сум акча җыя алдык. Шундый ярдәмчел кешеләр ярдәме белән мәчетне тиз төзеп чыгарбыз дип ышанам. Быел бинаны түбә астына кертергә ниятлибез.

Иске мәчет манарасын сүтү өчен мәйданчыкка күтәргеч кранлы КамАЗ чакыртканнар. Мәчет ерактан күренсен өчен, яңа манараның биеклеге 20 метрга җитәчәк. Питрәчкә килүчеләргә дә, район үзәгеннән китүчеләргә дә күренеп торырлык булачак.

Рухи объект хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Бу тема Гыйльман Гыймранович өчен шәхси мәсьәлә – СВОда аның улы Руслан һәлак булды. Нәкъ менә дин аңа бу кайгыны күтәрергә ярдәм иткән. Хәзер мәчет “Осиново” мәчете дип атала, ләкин элеккеге исемен мәгънәсе буенча бу юнәлешкә якын итеп үзгәртәчәкләр.