Питрәчтә яшәүчеләр һәм СВО катнашучылары өчен хокукый консультация узачак
Җәмгыять

Питрәчтә яшәүчеләр һәм СВО катнашучылары өчен хокукый консультация узачак

Чара изге Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көненә багышланган

Питрәч районы хакимиятендә 8 июльдә хокукый мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү оештырыла. Чара изге Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көненә багышланган, ул Россиядә мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. 

Консультацияләр район халкына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына хокукый ярдәм күрсәтүгә юнәлдереләчәк. 

Кабул итү 8 июльдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район хакимиятенең конференц-залында узачак. Адрес: Питрәч авылы, Советская урамы, 18 йорт. 

Катнашу алдан язылу буенча. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843-67) 3-00-16.