Питрәчтә кулланучылар хокукларын бозу очраклары турында фикер алыштылар
Сатып алучыларга сыйфатсыз товар сатып алганда нишләргә кирәклеген аңлаттылар
Мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Быел ул “Куркынычсыз товарлар, ышанычлы кулланучылар” девизы астында уза. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Питрәчтә гражданнар кабул итте. Ул кулланучыларның хокукларын аңлатты һәм халыкның борчыган сорауларына җавап бирде.
Сатып алынган товар сыйфатсыз булып чыкса, нишләргә?
Вакытны һәм көчне янга калдыру өчен, барлык кимчелекләр буенча язма рәвештә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәгъва 2 нөсхәдә төзелә: берсе сатучы (башкаручы) вәкиленә тапшырыла, икенчесендә (сатып алучыда кала) оешма вәкиле документны кабул итү датасын һәм кабул иткән затның имзасын куя.
Дәгъваны карау һәм карар кабул итү вакыты – 10 көн. Әгәр шул вакыт эчендә җавап язма рәвештә килмәсә, кулланучы ярдәм сорап кулланучылар хокукларын яклау хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала, анда аңа квалификацияле ярдәм күрсәтеләчәк, шул исәптән дәгъва гаризасы проектын төзүдә дә.
Мәсьәлә ирекле рәвештә (судка кадәр) хәл ителмәгән очракта, кулланучы төп таләптән тыш неустойканы каплау һәм мораль зыянны компенсацияләү турындагы таләпне дә куя ала.
Сатучыдан нәрсә таләп итәргә мөмкин? Хәл итү юллары?
“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Законның 18 статьясы нигезендә сатып алучы таләп итәргә мөмкин:
– шул ук маркалы товарга (шул ук модельләрне һәм (яисә) артикулларны) алмаштыру;
– сатып алу бәясен тиешенчә яңадан исәпләп, шундый ук товарга башка маркалы (модельле, артикуллы) товар алмаштыру;
– сатып алу бәясен төшерү;
– товар җитешсезлекләрен, кичекмәстән, түләүсез бетерү яисә кулланучы яисә өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын каплау;
– товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару. Бу чакта кулланучы шулай ук сыйфатсыз товар сату нәтиҗәсендә үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы.
Нәрсәне кире кайтарырга ярамый?
Кире кайтарылырга һәм алмаштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә түбәндәгеләр керә:
– өй шартларында профилактика һәм дәвалау өчен медицина билгеләнешендәге товарлар; шәхси гигиена предметлары;
– парфюмерия-косметика товарлары;
– ювелир бизәнү әйберләре, кыйммәтле әйберләр;
– текстиль товарлары;
– оек-оекбашлар. Эчке киемнәр;
– техник яктан катлаулы товарлар;
– метражлап сатыла торган төзелеш материаллары;
– мебель гарнитуралары;
– хайваннар, үсемлекләр;
– периодик булмаган басмалар;
– көнкүреш химиясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia