Питрәчтә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узачак
Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә
12 март көнне Питрәчтә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны шәхси кабул итү узачак. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Ивановна Егорова үткәрәчәк.
Кабул итү 8:30да Питрәч авылы, Совет урамы, 18 нче йорт адресы буенча була. Халык товарларның сыйфаты, продукцияне кире кайтару һәм бәяләрнең туры килмәве буенча консультацияләр ала алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia