Питрәчтә күпфункцияле үзәк 8 Март алдыннан эш графигын үзгәртәчәк
Җәмгыять

Питрәчтә күпфункцияле үзәк 8 Март алдыннан эш графигын үзгәртәчәк

Бу хакта «Мои документы» сайтында хәбәр ителә.

Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә Питрәчтә «Мои документы» офисы махсус эш режимына күчәчәк.

7 март (җомга) – бер сәгатькә кыскартылган бәйрәм алды эш көне. Питрәч филиалы 8:00дән 12:00гә кадәр эшләячәк.

8 һәм 9 март – республиканың күпфункцияле үзәкләренең барлык офислары өчен ял көннәре.