Питрәчтә Сәламәтлек көне узачак
Җәмгыять

Питрәчтә Сәламәтлек көне узачак

Теләге булган һәркем чакырыла

Питрәч районында сәламәт яшәү рәвешенә багышланган традицион чара узачак. «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге барлык теләүчеләрне «Тормышка 10 000 адым» акциясенә кушылырга чакыра. 

Чара чәршәмбе көнне, 8 апрельдә Питрәч балалар шәһәрчегендә узачак. Башлану 9:00 гә планлаштырылган. 

Акция физик активлыкны популярлаштыруга һәм сәламәтлекне саклау өчен даими йөрүнең мөһимлегенә игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Катнашучылар тиешле дистанцияне узып кына калмыйча, күңел күтәренкелеге, уңай хис-кичерешләр дә ала алачак, шулай ук фикердәшләре белән аралаша алачак.

Оештыручылар үз сәламәтлекләренә битараф булмаган барлык район халкын һәм кунакларны чакыралар. Һава торышына карап, уңайлы спорт киеме һәм аяк киеме кию киңәш ителә.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше