Бу хакта хакимияттә сөйләделәр.
Питрәч авылының балалар иҗаты йортында мобилизацияләнгән якташлар өчен подсумкалар тегә башладылар. Хәйрия акциясендә технология укытучылары катнаша.
Бу эшне район хакимияте һәм мәктәп укытучылары үз өстенә алды. Әлегә чарада сигез укытучы катнаша. Беренче этапта алар 200 подсумка тегәргә планлаштыралар.