Алар бу бәйгедә ел саен катнаша
Музыкада гармония – ул авазларның көйле һәм матур яңгырашы. Яшьләр үзәге директоры урынбасары, ансамбльнең төп рухландыручысы Лилия Зарипова туплаган иҗат коллективына бик туры килә торган исем! Алар бу бәйгедә ел саен катнашты, ә быелгы көздә алар зур җиңүгә ирештеләр.
Коллективта беренче көннәрдән үк
“Гармония” тарихы ниндидер дисбаланстан башланган: Яшьләр үзәгендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары җырлаган, ә яшьләр – юк. 2013 елда өлкәнрәк вокалистлар коллективы барлыкка килгән. Бу вакыт эчендә состав берничә тапкыр үзгәргән – беренче булып килүчеләрдән Римма Минһаҗева гына калган. Ул вакытта ул яңа гына кияүгә чыккан, үзәктә яшь белгеч һәм декрет ялында була. Балачактан җырларга яраткан, музыка мәктәбен тәмамлаган – шуңа күрә рәхәтләнеп ризалашкан. Бүген Римма – дүрт бала анасы һәм шулай ук Яшьләр үзәге белгече.
– Безнең барыбызның да эше, гаиләсе бар, шуңа күрә без кичләрен җыелабыз, кемгә кайсы көнне уңайлы булуы турында алдан сөйләшеп куябыз, – дип сөйли Римма. – Чараларга яки конкурсларга әзерләнгәндә ешрак очрашабыз. Безнең репертуар нигездә эстрада җырлары. Безнең тавыш консерваторияләрдә һәм музыка училищеларында укудан түгел, ә табигать тарафыннан бирелгән. Әмма номерларыбызга без җаваплы карыйбыз: төп көйне кемнәр алып барганын, икенчел тавышларны кемнәр башкарачагын сайлыйбыз. Художество эзлеклелеген саклыйбыз: кереш, кульминация, чишелеш. Барлык фишкаларыбызны да вакытыннан алда чишмибез, шуның белән тамашачыны җәлеп итәбез.
Аларга сәхнә костюмнарын ТР дизайнерлар берлеге әгъзасы Мария Боронина тегә. Бу юлы милли чигүле камзул белән калфакны Илһам Шакировның “Син сазыңны уйнадың” композициясен башкару өчен махсус зәңгәр атлас күлмәкләрне сайлаганнар.
«Бер тавыштан җырларга»
Республикага чыкканчы, алар Яшел Үзәндә узган зона турында зур предприятие һәм оешмаларда эшләүче яшьләр белән бергә катнашалар. Узган ел “Гармония” өченче урынны яулады, быел беренче тапкыр Пирамида концерт залы сәхнәсендә чыгыш ясап, беренче урын алдылар.
– Без әлеге конкурсның жюрие күз алдында үстек. Беренче елларыбызны искә төшерсәк, хәзер зур үсеш күзәтелде. Шуңа күрә безнең җиңү – тырышлыгыбызның, профессиональлегебезнең һәм тәҗрибәбезнең лаеклы нәтиҗәсе, – дип ышанып әйтә Римма.
Коллективка аның бертуган сеңлесе – прическа буенча стилист Ләйсән Ибәтуллина да кушылган. Музыкага талантлары әтиләре Марсель Миңнуллиннан.
Шулай ук коллективта яңа катнашучы Энҗе Вәлитова. Ул Питрәч беренче мәктәбендә укытучы булып эшли. Балачактан ук җырларга ярата, әнисе баянда уйный. Энҗе моңа кадәр аерым гына чыгыш ясаган, ләкин ел ярым элек “Гармония”гә кушылган.
– Ансамбльдә үзеңне генә түгел, башкаларны да ишетергә, бер тавышка җырларга кирәк. Коллективтагы кызлар – искиткеч. Шушы кыска гына вакыт эчендә алар инде минем өчен бик якын, ә уртак җиңү безне тагын да якынайтты, – ди Энҗе.
Энҗе – ир хатыны һәм ике бала анасы. Фестивальдә аның ире дә чыгыш ясады, бары тик башка командада – “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУдагы хезмәттәшләре белән. Шулай булгач, Вәлитовлар өчен сәхнә – уртак кызыксыну: алар берберсенә ярдәм итәләр.
Хәзерге вакытта коллектив составында Яшьләр үзәге директоры Роза Шәмсетдинова, Ленино-Кокушкино мәктәбе укытучысы Индира Закирова, “Родничок” балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Канафина, балалар сәнгать мәктәбе педагог-рәссамы Адилә Хәсәнова. Бу мавыгу аларга көнкүреш мәшәкатьләреннән арынып тору мөмкинлеге бирә.
Җиңүчеләргә медаль, кубок, диплом, шулай ук акчалата премия тапшырылды. Әмма иң мөһиме – үсеш, тәҗрибә һәм тамашачыларны үз иҗаты белән сөендерүне дәвам итү теләге.