Тамаша залына укучылар, ата-аналар һәм педагоглар җыелды.
Район мәдәният сараенда “Тукай моңнары – Тукай көннәре” район фестивале узды. Программада 30дан артык номер тәкъдим ителде. Тамаша залына укучылар, ата-аналар һәм педагоглар җыелды.
Җыелганнар яраткан шигырьләрен тыңладылар һәм бөек шагыйрь әсәрләре мотивлары буенча татар телендә дә, рус телендә дә театр куелышларын күрделәр. “Оригиналь жанр” номинациясендә “Шатлык” приюты каршындагы “Сказка” балалар театр студиясе берьюлы ике спектакль тәкъдим итте: “Алтын тарак” һәм “Егет белән Шүрәле”. Җитәкче Наталья Колыхалова сөйләгәнчә, балалар иҗади тормышта актив катнаша, алар театр түгәрәгенә бик теләп йөриләр.
– Биредә балалар рольләрне истә калдырып кына калмыйлар – алар барысын да күңелләре аша үткәрергә өйрәнәләр. Без һәр чарага зур булмаган театраль куелышлар әзерләргә тырышабыз. Мартта башлангыч сыйныф укучылары өчен сәламәт яшәү рәвеше темасына театраль куелыш булды.
Икенче сыйныф укучысы Иделия Зиннәтуллина да бу көнне ике тапкыр сәхнәгә чыкты. “Вокаль башкару һәм нәфис сүз” номинациясендә ул “Рәссам” шигырен укыды. Ә Питрәчтән “Золотая маска” балалар театр студиясе составында “Кәҗә һәм сарык” әкиятен күрсәтүдә катнашты. Иделия илһамландыручыларның берсе иде.
– Тукайның “Шүрәле” әкиятен аеруча да яратам. Миңа аны беренче тапкыр әбием укыды, – дип уртаклашты кыз.
Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган иде, ул 26 апрельдә билгеләп үтелә. Фестиваль барысы да бергәләп “Туган тел” җырын башкару һәм катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.