Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә улларын СВОда югалткан әниләр өчен ифтар үтте

Очрашуны Питрәч районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Абелханов ачты

Һәлак булган сугышчыларның әниләре өчен бу ифтар гади кичке аш кына түгел. Ул бу хатын-кызларга кайчагында теләсә нинди дару һәм юату сүзләреннән көчлерәк булган юаныч булды. Мондый хәсрәттә аларның ялгызлары гына түгел икәнлеген аңларга ярдәм итте. Питрәч районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Абелханов очрашуны ачып, изге айның тирән мәгънәсе турында сөйләде.

– Рамазан безгә рухи сафлану өчен бирелгән. Бу – күңелләр йомшара торган вакыт, – диде ул җыелган хатын-кызларга. – Бу айда дога аеруча зур көчкә ия. Ул тынычландыра, борчуларны җиңәргә булыша, кайгыларны тарата һәм безгә, тормыш туктаган кебек тоелганда да, алга таба кая барырга кирәклеген аңларга көч бирә.

Коръәннән изге юлларны Зефир хәзрәт Хәлилов укыды. Аның тавышы хатын-кызларның күңелләрендәге иң яшерен кылларга кагылгандай булды, күңелләренә тынычлык бирде.

– Улым яраланып кайткач, туганнар белән сөйләшкән: “Мин үлсәм, әни моны ничек кичерер икән?” дигән. Ул минем өчен бик борчылган, бу кайгыны күтәрә алмас, дип курыккан. Ләкин мин, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән, Аллаһы Тәгаләдән юаныч таптым. Хәзер улым төшләремә шундый матур, яшь, канәгать булып, елмаеп керә. Ул минем шушы хәсрәтемне дөрес күтәрә алуымны, йөрәгемдә яшәргә көч тапканымны күреп сөенәдер дим, – дип уртаклашты һәлак булган сугышчы Алмаз Кәбировның әнисе Рушания апа Кәбирова.

– Мин барлык әниләргә чын күңелдән бу кайгыны кабул итүләрен, Аллаһы Тәгаләгә ачу сакламауларын телим. Бу дөньяда ниләр булачагы алдан билгеләнгән бит. Һәркемнең язмышы алдан ук язылып куелган. Үлем дә бер минутка соңга да калмас, бер минутка алдан да килмәс дигән, кемгә ничек буласы алдан ук билгеләнгән, - диде ул.

Махсус хәрби операцияда офицер улы Динар Хаметовны югалткан Зәкәрия Хаметов хатын-кызлар алдында баш иеп, күз яшьләрсез тыңлап булмый торган сүзләр белән мөрәҗәгать итте:

– Бу очрашуны оештырган һәркемгә рәхмәт. Безгә барыбызга да бик авыр, ләкин сезгә – әниләргә бигрәк тә. Чөнки һәр бала – әнисенең бәгырь кисәге, сез аларны тугыз ай буе йөрәгегез астында йөрткән. Кайчакта Динарның әнисенә андый кайгыны кичерергә туры килмәгәненә сөенеп куям. Ул улыннан алдарак китте. Сез шуны белергә тиеш: сез җәннәткә эләгәчәксез, чөнки балаларыгыз шаһид булдылар. Ана өчен моннан да зуррак бәя юк.

Мул табын артында утырган хатын-кызлар оештыручыларга бергә җыелып, күңелләрен бушату, борчыган мәсьәләләрен уртаклашу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса