Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә зумба буенча мастер-класс узачак

Пенсия яшендәге кешеләр чакырыла

10 мартта районыбызның өлкән яшьтәге кешеләре өчен балалар иҗаты йортында зумба-фитнес буенча бушлай мастер-класс оештырылачак. Бу популяр латин ритмнары нигезендә фитнес программасы.

Дәресне профессиональ инструктор Мария Мишанина үткәрәчәк.

Чараны Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге үткәрә.

Тренировкалар 10 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса