2022 елның 29 сентябрендә аның тормышы бөтенләй башка юнәлеш ала.
Сабантуй гөрли, музыка яңгырый, балаларның шат көлгән тавышы ишетелә. Ләкин, игътибар белән карасаң, рәхәтләнеп күңел ачучы халык арасында бәйрәм рухын башкачарак кабул итүче кешеләрне күрергә мөмкин. Мин шундый парларның берсен очраттым.
Аларның бер-берсен тулыландыручы парлар булуын аңлавы кыен түгел. Роман – нык, ябык гәүдәле, аз сүзле кеше. Аның тыныч күз карашында әле һаман сугыштан арыганлык һәм очсыз-кырыйсыз операцияләрнең яшерен авыртуы күренә. Ә аның янында – Татьяна. Ул шат күңелле, җитез, күзләрендә очкын уйный. Ул ике кеше өчен сөйли, көлә, иренең бейсболкасын рәтләп җибәрә. Ул – аның якоре, ул аны фронт хатирәләре дөньясыннан җылы, тыныч чынбарлыкка ышаныч белән кайтара. Һәм аларга карап аның нәкъ менә бу тормыш юлдашын очраклы гына сайламавын аңлыйсың.
Роман Фәхриев Татарстаннан түгел, Оренбург өлкәсендә туган, әмма бала чагында гаиләсе белән Казанга күчеп килгән. Биредә ул 52 нче гимназияне тәмамлаган, аккордеонда уйнарга өйрәнгән, карате һәм футбол белән шөгыльләнгән. 2011 елда ул Казанда хезмәт итә, армиядән кайткач гаилә корган, ике балалары туган. Хәзер алар инде мәктәп укучылары, әниләре белән яшиләр – ир белән хатынның уртак тормышы, кызганыч, барып чыкмаган.
2022 елның 29 сентябрендә аның тормышы бөтенләй башка юнәлеш ала. Роман эштән соң тулай торактагы бүлмәсенә кайткач, кинәт ишеккә шалтыраталар, повестка – һәм менә ул анда. Мотоукчылар гаскәрләрендә ике елга якын хезмәт итә.
– Урманда яшәдек, – дип сүзен башлады ул хезмәте турында. – Шул вакыттан бирле мин урманны яратмыйм. Әле күптән түгел генә ияләнә башладым. Монда яшел наратлар үсә, ә анда бөтен урман янган, барысы да куркыныч әкияттәге кебек. Анда яшеренеп булмый.
Сугышчан хезмәте турында Роман кыскача гына әйтеп узды – “заданиеларга боерык буенча чыктык”. Бу аның аз сүзле булуы белән генә бәйле түгел, кайбер темаларга әле кагылырга иртәрәк. Уртак темалар турында Фәхриев бик теләп сөйләшә. Танклар, артиллерия, БПЛА белән үзара хезмәттәшлек яхшы. Мобилизацияләнгәннәр, контрактчылар, иреклеләр арасындагы мөнәсәбәтләр – һәрвакыт туганнарча дустанә. “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” бу уртак девиз.
Хәрби көнкүреш алып бару җиңел түгел: күлдән су җыеп, кояшка җылытырга куясың, аннары чайканасың. Өйдән посылкалар һәм волонтерлардан гуманитар ярдәм бик мөһим: бигрәк тә эчәргә яраклы су, өй ризыклары, тиз әзерләнә торган ашлар – “кайвакыт пешерергә вакыт булмый”. Шулай ук йоклар өчен капчыклар, эш кораллары, төзелеш материаллары, амуниция. Питрәч районыннан гуманитар ярдәм бик күп китерелде.
– Беренче ай куркыныч булды, аннары ияләшәсең, – дип сөйли Роман. – Нәрсә очканын, кая очканын, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлый башлыйсың. Күп нәрсәне “автоматта”, инерция буенча эшлисең. Ышаныч туа. Һәм тормышның кадерен белә башлыйсың.
Яралангач, ул моны тагы да яхшырак аңлый башлый. Роман яраланган ике сугышчыны (“өч йөзенче”) медиклар янына алып чыга. Шул вакытта үзе дә яралана. Шуннан госпитальләрдә яшәү башлана, аның төп этабы НароФоминскида уза.
Сугыштан әйләнеп кайту гына аз, ә аннан тыныч тормышка яңадан кайту бик авыр. Күпләрнең моңа бөтен гомере китә. Романга монда Татьяна ярдәм иткән. Ул бу вакытта Наро-Фоминскида яшәгән, ләкин алар социаль челтәрләрдә танышканнар.
– Без интернет аша таныштык, – дип елмаеп искә ала Татьяна. – Без бер шәһәрдә булганбыз. Ул миңа язды. Мин, дөресен генә әйткәндә, башта шикләнеп калдым, җавап бирергә теләмәдем. Социаль челтәрләрдә кем генә юк бит. Ләкин акрынлап аралаша башладык. Өч атна язышканнан соң ул мине очрашырга чакырды.
Икенче күрешүдә ярасы төзәлеп бетмәгән, әмма нияте нык булган Роман аңа: “Мин сине Казанга алып китәм”, – ди. Һәм сүзендә тора.
– Монда, Питрәч районына, Царевога килдек. Туйсыз гына язылыштык, – дип сөйли Татьяна. – Хәзер фатирны төзекләндерәбез, уңайлылык тудырабыз. Балалар планлаштырабыз. Тормыш җайлана. Анда булганнарның барысына да исән-сау әйләнеп кайтырга язсын.
Госпитальдән соң Роман тулай торактагы бүлмәсен сата, яраланган өчен алган акчасын өсти һәм Царевода фатир сатып ала. Ул нәкъ менә шушы урынны эзли: ул зур шәһәр ыгы-зыгысыннан ерактарак яшәргә тели.
– Яңадан урманга, тыныч урманга ияләшә башладым, – ди Роман. – Монда, Царевода, табигать матур. Монда үземдә яшәргә теләк барлыкка килде.
Тормыш яңадан башланып китә. Татьяна инде җирле кибеттә эш тапкан, алмаш график, яхшы премияләр һәм өстәмә түләүләр алып эшли. Роман да актив эзләнүдә. Фронтта алган җәрәхәте аркасында авыр физик эш аңа туры килми, шуңа күрә ул экспедитор яки каравылчы вакансияләрен карый.
Частьтәге хезмәттәшләре кәеф күтәренке, сугышчан, дип язалар. Ләкин җиңү җиңел бирелмәячәк – дошман да тәҗрибәле һәм аңа коралны Көнбатышның барлык илләре китерә.
Узып баручы Сабантуй атмосферасын тоеп өлгердеңме, дигән сорауга Роман баш кагып:
– Бәйрәм кәефе бар, күңелләр күтәренке. Мин хәтта – бәйрәм искиткеч дип әйтер идем. Балалар өчен дә, олылар өчен дә күңел ачулар бар.
Татьянаның иренең якасын төзәтеп, колагына күңелле генә нәрсәдер пышылдаганын, ә Романның аңа җавап итеп елмаеп куюын күргәч шул аңлашыла: сугыш Романның ике ел гомерен алган, сәламәтлеген алган, ләкин ул аңа үзенә тормыш иптәше белән очрашуны бүләк иткән. Һәм ул аның янәшәсендә генә көлә, киләчәккә планнар кора, үткәннәр анда, офык артында кала. Ә алда аларның – Цареводагы уңайлы фатиры, тыныч күк йөзе һәм бу яңа йортта балалар тавышы, һәм без аның шулай булачагына ышанабыз.

СВОда катнашучыларга ярдәм итүгә бәйле барлык мәсьәләләрдә аңа “Ватанны саклаучылар” СВОда катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының Питрәч районындагы филиалының социаль координаторы Физәлия Никитина ярдәм итә. Ул сугыш хәрәкәтләре ветераннарын комплекслы озата баруны тәэмин итә.