Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтән Владимир атакай – хатын-кызның җәмгыятьтәге роле турында

Рухани ир-атларны үз әниләренә, хатыннарына күбрәк игътибар бирергә чакыра

Бу язгы көннәрдә хатын-кызның гаиләдәге, җәмгыятьтәге һәм дөньядагы роле турында православие күзлегеннән Питрәч авылының Никольск чиркәве настоятеле Владимир Трушков сөйләде.

– Хатын-кызларга барлык чорларда да мәхәббәт сүзләре багышланган. Дини һәм дөньяви календарьлар хатын-кыз хезмәтен олылау өчен төрле даталар билгеләсә дә, без тормышыбызның беренче минутларыннан ук иң мөһиме һәм иң якыны – яраткан әниләребез икәнен беләбез. Христианнар өчен иң якты һәм дулкынландыргыч җырлар, иманнар Ходай алдында яклаучыбыз булган Алла Анасы белән бәйле.

Иисус Христосның нинди газаплар күрүе турындагы Яңа законда язылганнарда аның укучыларның түгел, ә миро алып килүче хатыннарның (жены-мироносицы) куркусызлыгы турында әйтелә. Качка кадаклау вакытында иң якын шаһитлар булып, элек апостоллар күләгәсендә калган хатын-кызлар тора. Ир-атлар куркыныч астында калырга батырчылык итмичә, Остазларын калдырып киткәндә, нәфис хатын-кызлар кач янында булалар.

Яңадан терелүгә бернинди өмет калмагач та, алар Илаһи Остазга булган мәхәббәтләре белән табут янына баралар. Бу эштә бернинди логика юк (кораллы сакчылар урап алган табут янына ничек барып булсын?), әмма бүген без христианнар өчен үрнәк булган хатын-кыз батырлыгын һәм ышанычын рәхмәт белән искә алабыз!

Без Архангел Гавриил Изге Анага Коткаручы туачагы турында изге хәбәр китергән көнне (Благовещение) аеруча билгеләп үтәбез. Пагамбәрлек итү буенча, Улы каты газаплар чигергә тиеш булса да, ул Аллага ышана. Сигезенче көнне ул Закон буенча Иисус Христосны чиркәүгә алып килә һәм пагамбәрләрдән үзенең җаны аша да “корал үтәчәге” (кайгы киләчәге) турында ишетә. Алла Анасы православие динендәгеләр өчен беренче һәм иң яратучы яклаучы булып тора.

Изге мәхәббәт үлем белән генә тәмамланмый. Без, православие дине кешеләре, һәрберебез тормыштагы иң мөһим нәрсәне билгели алырбыз дип өметләнәбез. Тормышта иң мөһиме – ихлас ярату. Еш кына тормыш шуннан башлана, шуның белән яши һәм мәңгелектә дә шулай дәвам итәчәк.

Ир-атларны үз әниләренә, хатыннарына күбрәк игътибар бирергә чакырасым килә. Алар күләгәдә калырга мөмкин, әмма алар гаиләне саклап калу өчен бик күп көч куя, барысы турында да кайгырта һәм яратуларын кызганмый. Ир-атлар, сезне һәм гаиләгезне туганнан алып мәңгелеккә кадәр саклаучыларның кадерен белегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса