Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчнең Осиново бистәсендә ял итү һәм күңел ачу урыннарын төзекләндерү башланды

Бу хакта район хакимиятендә хәбәр иттеләр.

Питрәч авылы янындагы Осиново бистәсендәге балалар мәйданчыгында ял итү һәм күңел ачу урынын төзекләндерү эшләре башланды. Хәзер анда буяу эшләре бара. 

Алга таба мәйданчыкның бөтен территориясенә газон чәчеләчәк. Балалар җиһазлары периметры буенча ком кайтарылачак, шулай ук чүп-чар савытлары урнаштырылачак.

Территорияне җыештыруга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре вәкилләре чыкты. Балалар бакчалары хезмәткәрләре чүп-чар, коры үлән, вак куакларны җыештырдылар, берничә машина чүп-чар чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса