Питрәч авылыннан Волковлар гаиләсе күп балалы гаилә булуның авырмы яки җиңелме икәне турында сөйли
Волковлар гаиләсе - бердәм, тату, зур гаилә. Аларның 4 баласы бар: булачак студент кыз Валерия, мәктәп укучылары - Дарья, ике малай Илья һәм Кирилл.
Балачакта ук, минем ике кызым һәм ике улым булачак, дидем. Шунысы гаҗәп, ирем дә нәкъ шул турыда хыялланган булган. Шулай килеп чыкты да, безнең ике кыз һәм ике малаебыз туды, - дип сөйли Наталья.
"Күп бала тәрбияләп үстерү авырмы, һәрберсенә дә бер үк төрле игътибар биреп һәм кайгыртучанлык күрсәтеп буламы?" дигән сорауга ата-ана түбәндәгечә җавап бирде:
Әлбәттә, бала тәрбияләү җиңел эш түгел, ә бит алар синең үз балаларың, шуңа күрә бу берничек тә кыен була алмый. Балалар безнең өчен шатлык, алар тормышыбызның бизәге.
Олы кызлары Валериягә 18 яшь инде. Ул мәктәпне уңышлы тәмамлаган, урта гомуми белем турында аттестат алган һәм районның югары балл җыйган укучылары исемлегенә кергән. Ул кечкенәдән әнисенә өй эшләрендә булыша, энеләрен һәм сеңелләрен тәрбияләшә.
Хәзер минем беренче ярдәмчем - ул Лера. Кухняда нигездә ул әзерли, - дип билгеләп үтә Наталья.
Кече улым мәктәптән һәм тренировкалардан кайткач, олы кызым аңа дәресләрен әзерләшергә булыша. Кечкенәләр арасында үзара каршылыклар килеп чыкканда да, Валерия һәрвакыт иң кечкенәбез Кириллны якларга тырыша.
Уналты яшьлек Даша һәм унбиш яшьлек Илья быел тугызынчы сыйныфка күчтеләр, икесе дә яшь армиячеләр сафында, шулай ук волейбол секциясенә йөриләр.
Илья һәм Даша - мөстәкыйль балалар. Хәзер алар Форпост һәм волейбол уены белән мавыга, - диде Наталья.
Әниләре сүзләренчә, алар балачактан үк бер-берсенә бик нык ияләшкән, балалар бакчасына йөргәндә дә Дашага иртәрәк китәргә туры килгән чакларда, Илья шунда ук күңелсезләнә башлый, ашамый, уйнамый. Даша аңа һәрвакыт булыша һәм Илья өчен борчыла.
Ә Кирилл - иң кечкенәбез, ул үзенчә талантлы бала, әле бик яшь, әмма үзен перспективалы һәм максатчан спортчы итеп күрә.
Кириллны без хоккейга 4 яшьтә бирдек. Әмма районда команда таркалу сәбәпле, башка вариантлар эзли башладык. Ул яхшы уйный, шуңа да ташларга теләмәде. Хәзер Кирилл 2 сезон инде «Динамо» ХК да уйный, анда аңа бик ошый. Ә ул анда бәхетле икән, без дә бәхетле, - дип уртаклашты әнисе.
Дмитрий белән Наталья көндәлек тормышта бары үз көчләренә генә таянырга күнеккән. Питрәчтә йорт салганнар, беренче көннәрдән үк анда дус-тату яшиләр. Бергәләп йортларын төзекләндергәннәр, бакча булдырганнар. Балаларын яратып, кадерләп тәрбиялиләр. Балалары бар эшне дә белеп үсә: бакчада да эшлиләр, кухняда пешерәләр дә, йорт эшләрендә дә булышалар. Алар бергәләп эшли дә, ял да итә беләләр. Табигать кочагына палаткалар, казаннар белән чыгалар, балык тоталар, җиләк һәм гөмбә җыярга йөриләр. Үзләре җыйган гөлҗимештән ясалган чәй, яңа тоткан балыктан учакта пешкән уха белән сыйланалар.
Күп балалы ата-ана булу ул синнән көндәлек зур хезмәт таләп итә. Әмма берьюлы дүрт балаңны кочагыңа алган чакта кичергән бәхет хисләрен, бернәрсә белән дә чагыштырып булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа