Яңа өйләнешүчеләр паркындагы барлык 20 эскәмиягә дә табигать катаклизмнарыннан һәм ял итүчеләр тарафыннан зыян килгән.
Алар начар хәлгә килгән: кайдадыр утыргычларда рейкалар купкан, кайдадыр алар кәкрәйгән, бөгелгән, шулай ук чүкеп ясалган бизәкләр дә купкан. Бу көннәрдә район оешмалары хезмәткәрләре аларны ремонтлау белән шөгыльләнә. Моннан тыш, алар андагы чүп-чарны җыештыра, үләннәрне чаба. Шулай ук питрәчлеләрне үзләренең хезмәтләрен хөрмәт итүләрен сорыйлар.