Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы башлыгы төрле эш тармакларындагы иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләде

Мактау грамоталарын ветеринария табиблары, район РЭСы хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары һәм мәгариф өлкәсе пенсионерлары алды.

«Питрәч таңнары» фольклор ансамбле фестивалендә район башлыгы Илһам Кашапов төрле эш тармакларындагы иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләде. 

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгында ветеринария иминлеген тәэмин итүгә керткән шәхси өлеше өчен «Макс-Ойл»ның баш ветеринария табибы Рафис Габдуллин һәм «Агролак-К»ның баш ветеринария табибы Татьяна Чернова Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Шулай ук Питрәч район электр челтәрләре электромонтеры Владимир Федотов, диспетчеры Олег Чернов, «Ак Барс «Кошчылык комплексы» кошчысы Гөлнара Назарова, Пенсия фонды тармагы ветераны Валентина Моисеева, ветеринария табиблары Гөлназ Хәмзина, Юлия Барлева, Павел Киселев, район суды шоферы Камил Сәйфетдинов, Колай авыл мәдәният йорты директоры Людмила Васина, үзәк китапханә библиографы Әлфия Мортазина, беренче мәктәпнең педагогик хезмәт ветераны Рәисә Попова, мәгариф тармагы пенсионеры Тамара Антонюк үз бүләкләрен алдылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса