Питрәч районы мәчетендә җәйге лагерь эшли башлады
Төп басым дини дәресләргә ясала
Званка авылының "Рамазан" мәчетендә җәйге лагерь ачылды.
Балалар бирегә атнага 5 тапкыр йөри. Алар өчен Коръән уку буенча дәресләр, лекцияләр, үгет-нәсихәтләр үткәрәләр. Шулай ук балалар саф һавада күңел ачалар - футбол уйныйлар, җәядән аталар һәм башкалар. Һәр ике атна саен Казанның истәлекле урыннарына бару, табигатьтә ял итү планлаштырылган.
Балалар лагерьда 9дан 17 сәгатькә кадәр булалар. Шуңа күрә аларны ике тапкыр ашату каралган.
Мәчет имамы Илдар хәзрәт Шагалиев билгеләп үткәнчә, лагерь эшенең төп максаты - балаларның Коръән эчтәлеген күбрәк өйрәнүләре. Бүгенге көндә лагерьга 15 бала йөри, әмма тагын кабул итү мөмкинлеге бар.
Тулырак мәгълүмат 89061082674 телефоны буенча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа