Питрәч районы Шәле авылында табиб амбулаториясен ремонтлыйлар
Бина җитмешенче елларда төзелгән. Анда колхоз ашханәсе урнашкан булган. 1998 елда аны сәламәтлек саклау системасына тапшыралар.
Соңгы тапкыр медучреждениедә ремонт 2013 елда үткәрелгән. Ул чакта тәрәзәләр алыштырылган һәм түбә яңартылган.
Бүгенге көндә объектта түбәне өлешчә ремонтлау эшләре генә башкарыла. Белгечләр тикшерүе нәтиҗәләреннән күренгәнчә, түбә яхшы хәлдә.
Хәзерге вакытта төзүчеләр бина эчендә эшлиләр. Анда бушлык. Җиһазлар һәм җайланмаларны күчергәннәр. Сүтү эшләре бара. Соңрак җылыту, су белән тәэмин итү, канализация инженерлык системаларын сүтүгә керешәчәкләр. Аннары стеналарны штукатурлау, идәннәрне тигезләү, бизәү эшләре белән шөгыльләнәчәкләр.
Эшләр республика программасы буенча алып барыла. Әлеге программа буенча өстәмә рәвештә төзекләндерү каралган: койма урнаштыру, брусчатка җәю, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.
Җирле халыкка медицина хезмәте күрсәтү дәвам итә, эшләр бары тик бер блокта гына бара, икенчесендә пациентларны кабул ителә.
Амбулаториядә дүрт меңгә якын кеше беркетелгән, аларга 15 медик хезмәт күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа