Питрәч районында Габдулла Тукайга багышланган иҗади турнир узачак
Ул 20 марттан 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Питрәч үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Габдулла Тукайга 135 ел тулуга багышланган "Тукай дөньясына сәяхәт" дип исемләнгән иҗади турнир игълан итә.
Ул 20 марттан 20 апрельгә кадәр узачак. Турнир номинацияләре:
1. Г.Тукай әсәрләре буенча иң яхшы сәхнәләштерелгән күренеш - "Китапханә сәхнәсендә Тукай геройлары".
2. Нәфис сүз - "Тукай шигырьләре дөньясында".
3. Музыкаль башкару - "Тукай җырлары безнең күңелләрдә".
Җиңүчеләрне бүләкләү 26 апрельдә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чарада узачак.
Турнир нигезләмәсе белән ссылка буенча кереп, таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа