Питрәч районында котыру авыруы буенча карантин ябылды
Указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Питрәч районы Күн авыл җирлегендә хайваннарда котыру авыруы ачыкланган иде.
Эпизоотик чыганак территориясендә тиз авыруга бирешүчән хайваннарны дәвалау, чит кешеләрне, шулай ук прививка алмаган хайваннарны кертү, читкә чыгару һәм бер урыннан икенчесенә күчерү тыелды.
Карантин котыру авыруы йоктыруда шикләнелгән соңгы хайванны чалганнан соң 60 көн дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа