Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районыннан Бөек Ватан сугышында катнашучыга 94 яшь тулды

Мәхмүтов Риаз Мәхмүт улы Кощак авылында яши

Аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Шәйхисламов һәм Кощак авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Саттарова котлады. Ә мәдәният бүлеге хезмәткәрләре ветеранга концерт оештырдылар.

Риаз Мәхмүтовичны 1944 елда армиягә алалар. Башта ул Ульяновск өлкәсенең Барыш автопаркында укый. Аннары яшь шоферны Брест шәһәренә озаталар. 1947 елда солдат миссиясен тәмамлангач, егет туган авылына әйләнеп кайта һәм 10 нчы сыйныфта укуын дәвам итә.

Ветеран үзенең гомерен педагогик эшчәнлеккә багышлаган. Математика һәм физика укыткан. Ул гади укытучыдан мәктәп директорына кадәр юл үткән. Күпьеллык хезмәте һәм Һөнәренә тугрылыгы өчен "РСФСРның Атказанган укытучысы" исеменә лаек була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса